Узган атнада бөгелмәлеләр социаль челтәрләрдә аз күләмдә газ бирүдән зарланды, шуның сәбәпле фатирларда ике контурлы казаннар һәм газ колонкалары эшләмәде.
Бүген шәһәр мэриясендә узган атналык киңәшмәдә «Бөгелмәгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе директоры Александр Страхов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта «Газпром трансгаз Казан» белән берлектә бөгелмәлеләрнең йортларында газ приборларының тотрыксыз эшләве сәбәпләре ачыклана. Газның сыйфаты буенча Госттан тайпылышлар юк. «Бөгелмгаз» диспетчерлык хезмәтенең барлык гаризалары тәүлек буе кабул ителә һәм үз вакытында эшкәртелә.