2022 елгы сезонның урып-җыю кампаниясе Бөгелмәдә 23 июльдә башланды. Быел чәчү мәйданы арттырылды һәм 60634 га тәшкил итте.
Иң беренче булып «Северная Нива Татарстан» хуҗалыгында уңыш җыюга керештеләр. Барлыгы 82 комбайн җәлеп ителде. 1 комбайнга йөкләнеш 503га тәшкил итте.
Бөгелмә муниципаль районы территориясендә 5 эре авыл хуҗалыгы предприятиесе, җаваплылыгы чикләнгән 4 кече җәмгыять, 57 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәр Авыл хуҗалыгы эшчәнлеген башкара.
Бөгелмә игенчеләренең нәтиҗәле хезмәте һәм уңайлы һава шартлары нәтиҗәсендә быел бөртекле һәм кузаклы культураларның иң югары уңышы теркәлде.
Барлыгы 91166 тонна ашлык суктырылган, шул исәптән 74413 тонна бодай, 1908 тонна көзге арыш, 28223 тонна арпа, 7820 тонна солы, 5347 тонна борчак һәм чечевица, 2445 тонна карабодай. Бөртекле культураларның уртача уңышы гектардан 32,2 центнер тәшкил итте. Динамик анализ шуны күрсәтте: бу соңгы 14 елда бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышының иң югары күрсәткече.
Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү уңаеннан «Северная Нива Татарстана» ҖЧҖ производство хуҗалыгы хезмәткәрләре: директор урынбасары Сергей Кикоть, баш инженер Алексей Кулагин һәм кадрлар буенча өлкән инспектор Рәмүзә Хөсәенова Бөгелмә муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.