Бөгелмәдә укучыларга хокукый белем бирү буенча бердәм республика дәресе үткәрелде

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Укучыларга хокукый белем бирү кысаларында, 1 нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбендә «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» дигән тематик дәрес узды, анда Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова һәм Бөгелмә шәһәр прокуроры урынбасары Максим Малышев катнашты.

Очрашу барышында 11 сыйныф укучылары «хокук бозу», «гамәл» һәм «җинаять» төшенчәләрен анализладылар, шулай ук аларны кылган өчен җаваплылык төрләре белән таныштылар.

Очрашу азагында балалар үзләре өчен мөһим мизгелне билгеләп үттеләр: кайчагында теләсә нинди тәртип бозып, гражданнар законны бозып кына калмыйлар, туганнарын һәм якыннарын да рәнҗетәләр.

Шундый ук хокукый белем бирү дәресләре шәһәр һәм районның барлык мәктәпләрендә дә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International