Тиешле булмаган урында тышкы мәгълүмат урнаштырган өчен административ җаваплылыкка тартылырга мөмкиннәр

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә тышкы мәгълүмат (басма продукция) урнаштыру өчен урыннар билгеләнгән – болар - мәгълүмати стендлар, махсус такталар, афиша тумбалары. Ләкин, җәмәгать урыннарында рөхсәтсез тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру фактлары ачыклана. Еш кына күпфатирлы йортларның фасадлары, подъездлар, аерым басып торган тукталыш павильоннарына реклама урнаштырыла.

Закон таләпләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексы «Элмәләр, игъланнар, листовкалар һәм башка тышкы мәгълүматны әлеге максатларда билгеләнмәгән урыннарда урнаштыру» 3.5 маддәсе нигезендә җаваплылык билгеләнә.

Әйтик, Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының Административ-техник инспекция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә ТР КоАП 3.5 статьясы буенча административ беркетмәләр төзелә. Күрсәтелгән статья буенча 2022 елның 9 аенда барлыгы 57 административ беркетмә төзелде. Административ комиссия утырышларында барлык хокук бозучылар да административ җаваплылыкка тартылды.   

 

ТР БМР ИКМР административ комиссиясенең җаваплы секретаре

 Оксана Гайфетдинова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International