Бөгелмәдә Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан "Милли моң" Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале узды. Бәйгене ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәре татар мәдәнияте үзәге оештырды.
Чара гадәттәгечә Изге Коръән укудан башланды. Аннары Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Закиров Линар Рөстәм улы исеменнән барлык катнашучыларны Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Гарәфетдинов Вахит Вәкил улы сәламләде. Татарстан Республикасы мөфтие исеменнән мөфтинең мөхтәсибәтләр (территорияләр) белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Бу көнне Татар мәдәнияте үзәгендә мөнәҗәтләрнең иң талантлы 200 башкаручысы җыелды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, проектның географиясе елдан-ел киңәя бара. Быел катнашучылар Магнитогорск, Курган, Чиләбе, Башкортстаннан (Кандра, Туймазы, Бакалы), Яшел Үзән, Чистай, Лениногорск, Яр Чаллы, Әлмәт, Нурлат, Азнакай, Баулы, Бөгелмәдән, шулай ук Тукай, Сарман, Кукмара, Ютазы, Мөслим, Чирмешәннән, Балтач районнарыннан.