Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең актлар залында Эчке эшләр министрлыгының 2022 елның 9 аенда оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясау буенча киңәшмә узды.
Чарада ТР буенча ЭЭМ полиция начальнигы урынбасары полиция полковнигы Александр Мищихин катнашты.
Киңәшмә барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча җитәкчесе полиция полковнигы Айнур Камалов катнашучыларга хезмәт күрсәтелә торган территориядә булган оператив хәлгә анализ ясады, хезмәтләр һәм бүлекчәләр эшендәге уңай тенденцияләрне һәм булган җитешсезлекләрне билгеләп үтте.