Бөгелмәдә «Безнең ишегалды» программасы буенча объектларны кабул иттеләр

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

14 октябрьдә Бөгелмәдә «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында, объектларны кабул итү белән ишегалларын төзекләндерүнең финал этабы үткәрелде. Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе»дә район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов сөйләде.

2022 елда «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында 49 ишегалды территориясенә капиталь ремонт ясалган. Комиссия билгеләнгән җиһазларны, тротуарларны һәм юлларны, яктырткычларны, парковка кесәләрен, чүп җыю мәйданчыкларын тикшерде. 

Бөгелмә мэры Линар Закиров подрядчы оешмага идарәче компанияләр белән берлектә тикшерү барышында ачыкланган кимчелекләрне кыска вакыт эчендә бетерергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International