Линар Закиров Яшьләр сарае базасында хәрби хезмәткәрләргә ярдәм җыю пунктын тикшерде

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм җыю пунктларының берсен тикшерде.

Махсус хәрби операция шартларында хәрби хезмәткәрләр илебезнең иреген һәм киләчәген яклый. Ватанны саклаучыларга ярдәм итү буенча даими эш оештырылган. "Янәшәдә ярдәм" фонды эше кысаларында теләге булган һәркем хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә ала.

Бөгелмәдә иҗтимагый хәрәкәтнең гуманитар пункты «Яшьләр сарае» яшьләр үзәгендә урнашкан. Эшмәкәрләрдән гуманитар ярдәм җыю «ГКС» ФҖП Бөгелмә филиалы базасында башкарыла.

Гуманитар пунктлар эше, шулай ук кирәкле әйберләр исемлеге турындагы мәгълүматны 8 (85594) 4-68-25 (физик затлар өчен), +79179123673 (эшкуарлар өчен) телефоннары буенча ачыкларга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International