Бөгелмә дәүләт рус драма театры иҗат коллективы регионнар арасында мәдәни хезмәттәшлек кысаларында Оренбургка гастрольләргә китә. 26 октябрьдә ул Оренбург дәүләт татар драма театры сәхнәсендә чыгыш ясаячак.
Ике көннән соң, 28 октябрьдә, Оренбургтагы коллегалары бөгелмәлеләргә җавап визиты ясыйлар. Алар балалар өчен «Нәсретдиннең алтын ишәге» спектаклен һәм татар телендә «Әремнең татлы тәме» драмасын күрсәтәчәк. Кичке спектакль рус теленә синхрон тәрҗемә белән үрелеп барачак.