Бөгелмә шәһәр прокуратурасы хәбәр итә

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы Башкортстан Республикасының Туймазы шәһәрендә яшәүче 24 яшьлек иргә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд аны РФ Җинаять кодексының 161нче маддәсенең 1нче өлешендә (талау, ягъни чит кеше милкен ачык урлау) каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

Судта 2022 елның 6 июлендә, Бөгелмә шәһәренең Нефтьчеләр урамындагы «Пятерочка» кибетенең сәүдә залында 20 сәгать чамасы булганда, чәч өчен 5 бальзам һәм1 шампунь алуы (гомуми суммасы 2009,93 сум) һәм кибет хезмәткәренең таләпләренә җавап бирмичә, товар өчен түләмичә, бинадан чыгып китүе ачыклана. Әлеге урланган товарны гаепләнүче билгесез хатынга 600 сумга саткан.

Гаепләнүче гаебен таный, тәүбә итә.

Суд хөкем ителүчегә 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгән һәм зыян күрүче як файдасына 2009, 63 сум күләмендә акча түләргә куйган.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән, дип хәбәр итә Бөгелмә шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Сабирова Л. М.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International