"Җиңү белән кайтыгыз": Бөгелмәдән тагын 46 ир-атны Казанның җыелма пунктына озаттылар

2022 елның 22 октябре, шимбә

Өлешчә мобилизацияләү кысаларында, Бөгелмә муниципаль районыннан Казан шәһәренең танк училищесының җыелу пунктына бүген 46 бөгелмәле китте. Озату Бөгелмә Яшьләр сараенда үтте. Аларны озатырга туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре килде.

Мобилизацияләнүчеләр алдында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, Бөгелмә шәһәренең хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов, дин әһелләре чыгыш ясады. Линар Закиров мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә шәһәр һәм район ягыннан да, предприятиеләрдән дә ярдәм күрсәтеләчәген билгеләп үтте. Барлык сугышчыларга да кирәк-яраклар салынган рюкзаклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International