Бүген Бөгелмәдә тантаналы төстә мобилизацияләнүчеләрне озаттылар

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

Бүген иртән Яшьләр сарае каршындагы мәйданда резервчылар озатылды. Өлешчә мобилизациягә чакырылган 85 бөгелмәле Казанның танк училищесының җыелу пунктына юнәлде.

Хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында - хәрби тәҗрибәсе һәм билгеле бер хәрби белгечлекләре булган ир-атлар. Казанда белем алганнан соң, алар Украинадагы махсус операция үткәрү зонасына җибәреләчәк.

Барлык ир-атлар да югары рухта. Һәркемгә беренче кирәк-яраклар салынган рюкзаклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International