"Геология һәм инновацияләр. Проблемалар һәм аларны чишү юллары» - Заманча геология алдында торган мәсьәләләрне төрле яклардан ачкан ике дистә доклад - фәнни-гамәли конференциянең нәтиҗәсе әнә шундый. «ТатНИПИнефть» институты базасында узган чара күренекле геологлар – Минодора Макаровна Иванова һәм Сәгъди Әхмәди улы Солтановның юбилейларына багышланды.