Линар Закиров: "Хәзер безнең хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм белән китәсе чираттагы йөк комплектациясе әзерләнә"

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

Бөгелмә хәзер махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчы-якташларга гуманитар ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Бу хакта бүген атналык киңәшмәдә шәһәр мэры Линар Закиров хәбәр итте. Ул хәйрия җыюда, шулай ук йөкне комплектлау һәм җибәрүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.

Узган атнада зонага ике машина йөк җибәргәннәр: җылы кием, медикаментлар, азык-төлек, кирәкле әйберләр, техник җиһазлар. Гуманитар йөк Тимер, Алга һәм Барс батальоннары составындагы сугышчыларга бирелгән. Линар Закиров җыю пунктларының Яшьләр сарае базасында һәм «ГКС» предприятиесендә булуын искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International