Бөгелмәдә өмәгә 15 000нән артык кеше чыкты

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

Без җәмәгать урыннарын чистартуга игътибар иттек. Бу турыда бүген шәһәр мэриясендә узган киңәшмәләрдә Бөгелмә башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков хәбәр итте.

22 октябрьдә Бөгелмәдә шәһәр территорияләрен төзекләндерү буенча традицион көзге акция – гомумшәһәр өмәсе үтте. 15 меңнән артык бөгелмәле, барлык милек рәвешләрендәге предприятиеләр хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре подрядчы оешмалар белән берлектә, шәһәрне кышка әзерләделәр. Халык ишегалды территорияләрен дә, предприятиеләр янындагы мәйданчыкларны да тәртипкә китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International