Бөгелмәдә мобилизацияләнгән гражданнарны Казанга озаттылар. Тантана шәһәрнең хәрби комиссариаты территориясендә узды.
Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган 17 ир-атны туганнары, якыннары һәм хезмәттәшләре озатып йөрде. Тантанада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, шәһәрнең хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов, дин әһелләре катнашты.