Ватанны яклауга чыктык

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген тагын 13 бөгелмәле өлешчә мобилизация кысаларында, Казанга хәрби әзерлек алырга җибәрелде. Бу инде Бөгелмә муниципаль районыннан тугызынчы тапкыр озату.

Мобилизацияләнгән ир-атларны туганнары һәм якыннары хезмәткә озаталар, уңышлар телиләр. Мобилизацияләнүчеләрне Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров, шәһәр һәм район хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов һәм дин әһелләре дә озатты.

Линар Закиров якташларына хәрби бурычка тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International