Бөгелмә муниципаль районында махсус хәрби операция зонасында булган хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтүче ярдәм җыю пунктлары актив эш алып бара. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы шундый пунктларның берсен оештыручы – Татьяна Сазонова белән очрашты.
Йөрәк кушуы буенча эшмәкәр Татьяна ире белән бергә махсус операциянең беренче көннәреннән үк хәрби хезмәткәрләр өчен кирәкле барлык әйберләрен җыя һәм зонага җибәрә. Соңрак Татьянага битараф булмаган тагын ике Бөгелмәле – Зарина Хошимова, Олеся Воронина, Татьяна Дмитриева кушылды. Герцен ур., 182 адресы буенча урнашкан склад базасында бүген предприятиеләрдән һәм битараф булмаган гражданнардан гуманитар ярдәм алына. Даими рәвештә машиналар йөк белән җибәрелә. Кызлар Линар Закировка хәзерге вакытта алып барган эшләре турында сөйләделәр.
Линар Закиров пунктны оештыручыларга эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм барлык мәсьәләләр буенча ярдәм вәгъдә итте.
Исегезгә төшерәбез, Бөгелмәдә гуманитар ярдәм кабул итү пунктлары түбәндәге адреслар буенча урнашкан:
«Яшьләр сарае» яшьләр үзәге, Ленин ур., 98
«Миллениум» яшүсмерләр клубы, Стрелочная урамы-18Б
ГКС склады, Нефтьчеләр ур. - 3а
«Военторг» кибете склады, Герцен ур., 182.