Бөгелмә районы терлекчелеге алдынгы урыннарда

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Бөгелмәдә цифрлаштыру һәм заманча технологияләр кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

Бу хакта бүген «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илдар Исмәгыйлев хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узган зона киңәшмәсендә Татарстанның 8 районыннан 150гә якын кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International