Бөгелмәнең 6нчы мәктәбендә «ГТО - бөтен гаилә белән» фестивале узды. Ярышлар ике номинация буенча үткәрелде. Беренчесе - әти, әни һәм бала ( II-IV баскычлар). Икенчесе - әти, әни һәм 2 бала (II-IV баскычлар).
Беренче номинациядә 1 урынны Люкшиннар командасы, 2 урынны - Гәрәевлар гаиләсе, өченче урынны Тихоновлар гаиләсе алды. Икенче номинациядә Русаковлар командасы җиңде.
Һәр номинациядә җиңүчеләргә ГТО символикасы төшерелгән грамоталар тапшырылды.