Күпмилләтле халыкны Ватанга, үз халкына, тарихына мәхәббәт аша берләштерү идеясен популярлаштыру максатыннан, Бөгелмә туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар үткәрделәр.
27 октябрь, 1 һәм 3 ноябрь көннәрендә 7нче гимназия, 1нче урта мәктәп һәм "Ялкын" приюты балалары өчен " Күп милләтле Татарстан» музей чаралары үткәрелде.