«Мәдәният» милли проекты кысаларында, яңа уку елы башына Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбендә 7 миллион сумнан артык суммага музыкаль кораллар, җиһазлар һәм уку материаллары урнаштырылган.
«Балалар сәнгать мәктәбенең мәгариф эшчәнлегендә музыка коралларын яңарту - уку процессының мөһим өлеше. Яңа инструментларда яшь музыкантлар укытучыларны һәм ата-аналарны үз уеннары белән сөендерәчәкләр. Бөгелмә сәнгать мәктәбенең конкурс һәм концерт эшчәнлеге тагын да артачак", - дип шатлыгы белән уртаклашты мәктәп директоры Жанна Гыйбадуллина.