4 ноябрьдә тимерьюлчыларның мактаулы династиясе вәкилләре - Татьяна Леонидовна һәм Александр Александрович Рассадиннар алтын юбилейларын билгеләп үттеләр.
Бу хезмәт династиясендә алдагы буын традицияләрен саклап калган һәм үстергән өч бәйләнешле фамилия бар. Тимер юл магистраленең төрле формалашу чорында хезмәт сөючәнлек һәм хезмәткә тугрылык бу данлы династия вәкилләренә хас.
Антонов – Черкасов – Рассадиннар династиясенең гомуми хезмәт стажы 200 елдан артык.
Гаиләнең алтын юбилее уңаеннан, юбилярларның исемнәре Бөгелмә районының Мактаулы гаиләләр китабына кертелде.
Медальне һәм Бөгелмә районы башлыгы Линар Закировның котлау адресын юбилярларга җәмәгать оешмалары белән элемтә бүлеге начальнигы Ирина Төхвәтуллина тапшырды.