7 ноябрьдә товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли башлый

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Ел саен ноябрьнең икенче атнасы Бөтендөнья сыйфат атналыгы, ә Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан танылган ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесе - сыйфат көне буларак билгеләп үтелә.

2022 елның 7 ноябреннән 11 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге тарафыннан Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында «Бөтендөнья сыйфат атналыгы» кысаларында, «Кайнар линия» оештырылган.

Гражданнар, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр 8 (85594) 4-16-07, 4-15-16 телефоннары буенча консультация ала алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International