Зеленая Роща авыл җирлегендә яшәүче ирле-хатынлы Ишковлар - Владимир Алексеевич һәм Тамара Николаевна 60 ел бергә бәхетле. 4 ноябрьдә пар "бриллиант" туйларын билгеләп үтте. Бу пар Зеленая Роща авылынды яшәүче иң борыңгы династияләренең берсе, зур хөрмәткә ия. Авылдашлары аларга тормыш мәсьәләләре буенча киңәшләшергә киләләр һәм аларны чын авыл зыялылары дип саныйлар.
Ишковлар гаиләсендә гаилә кыйммәтләренә нигезләнгән традицияләр хөрмәт ителә: хезмәт сөючәнлек, тырышлык, бер-береңне аңлау, хөрмәт итү. Әмма алар үз кызларын тормышта төп байлыклары дип саныйлар, шәхси үрнәктә аларның игелеклелеген, ярдәмчеллеген, тирә-юньдәге кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбиялиләр.
Истәлекле вакыйга хөрмәтенә ир белән хатынның исемнәре Бөгелмә районының Мактаулы гаиләләр китабына кертелгән. Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров исеменнән аларга котлау адресы һәм Бөгелмә шәһәренең Мактау билгесе тапшырылды. Юбилярларны Зеленая Роща авыл җирлеге башлыгы Денис Хикматов һәм ГХАТ бүлеге начальнигы Элла Демченко җылы котладылар.