«Татарстанның кайбер шәһәрләреннән аермалы буларак, Бөгелмәгә кыш күпкә иртәрәк килде. "Түбән температураның өстенлеге, агымдагы атнада дәвам итәчәк кар яву безне урам-юл челтәрен карап тоту белән ныклап шөгыльләнергә мәҗбүр итә, - бу хакта бүген «Эшлекле дүшәмбе»дә Бөгелмә мэры Линар Закиров хәбәр итте.
Ул подрядчы оешмаларга автомобиль юлларын һәм урам челтәре объектларын, ишегалды территорияләрен тиешенчә карап тотуны тәэмин итәргә, мөмкин булган критик һава шартларына оператив җавап бирү өчен көчләр һәм чаралар резервларын формалаштырырга кушты.
Махсус контроль зонасында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, шулай ук ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре, янгын сүндерү машиналары һәм башка махсус техника өзлексез йөрү өчен шартлар тәэмин итү мәсьәләләре булырга тиеш.