Узган атнада 20 бөгелмәле коронавирус белән авырган. Бу хакта бүген шәһәр мэриясендә узган атналык киңәшмәдә районның баш санитар табибы Владислав Долгих хәбәр итте. Шул ук вакытта ул алдагы атна белән чагыштырганда, авырулар санының 10 процентка кимүен билгеләп үтте.
Ул шулай ук Бөгелмәдәге йогышлы авырулар белән авыручылар саны турында да сөйләде. Хәзерге вакытта стационар дәвалауда 1 кеше (12 кеше иде), 57 бөгелмәле (72 иде) амбулатор дәвалана.