Узган атнада бөгелмәлеләр социаль челтәрләрдә кышкы чорда, спортчыларның тренировкалары сәбәпле, чаңгы базасында трасса буйлап сәяхәт итү тыела дигән пост бастырды. Бу хәбәр шәһәр кешеләренең резонанс реакциясенә китерде.
Бүген шәһәр мэриясендә узган традицион киңәшмәдә Линар Закиров спорт һәм туризм эшләре секторы мөдире Әскәр Сафиннан спорт объектыннан файдалану кагыйдәләре, шул исәптән кышкы чорда җәяүлеләр белән дә аңлату эшләре үткәрүне сорады.
Әскәр Сафин сүзләренчә, чаңгы базасы – сертификатлы спорт объекты, ул кышкы вакытта чаңгычылар тарафыннан кулланыла.