Бөгелмә тегү фабрикасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга булыша. Бүген тегүчеләр хәрби хезмәткәрләр өчен ГКС предприятиесе территориясендәге гуманитар ярдәм складына эчке кием партиясен тегеп җибәрделәр. Барлыгы мең комплект. Эштә гади тегүләрдән алып, бухгалтерларга кадәр - бөтен хезмәткәрләр җәлеп иттелгән.