Бүген 2022 елның көзге чакырылыш кысаларында, Бөгелмәдән 19 хәрби хезмәткә чакырылучы егете хезмәт урыннарына озатылды. Бөгелмә һәм Бөгелмә районнарының хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов билгеләп үткәнчә, алар Ватан бурычын тыныч территорияләрдә үтәчәк. РФ оборона министры боерыгы нигезендә, чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләр хәрби гамәлләр урыннарына җибәрелеп, махсус хәрби операциядә катнашмаячаклар. Хезмәт итү вакыты 12 ай булачак.
Исегезгә төшерәбез, көзге чакырылыш быел гадәти 1 октябрь урынына, 1 ноябрьдә башланды. Ул 2022 ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.