Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Бөгелмә муниципаль районында булды.
Киңәшмә барышында профиль хезмәтләре вәкилләре белән мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Ярдәм мобилизацияләнгән гаиләләргә дә, аларның гаиләләренә дә, балаларга да, ялгыз ата-аналарга да күрсәтелергә тиеш.
Искәртеп узабыз, сентябрьдә Бөгелмәдә мобилизацияләнгән гражданнарга, аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча штаб оештырылды. Сүз ярдәмнең барлык төрләре турында бара – көнкүрештән алып, юридик һәм психологикка кадәр.
Мобилизацияләнүчеләр гаиләсе теләсә кайсы сорау буенча 8 (85594) 4-68-25 кайнар линия телефоны аша мөрәҗәгать итә яки «Яшьләр сарае» яшьләр үзәгенә, Ленин урамы 98 йортка килә ала.