Бөгелмә мэриясендә Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Бөгелмә полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән муниципаль район башлыгы Линар Закиров котлады.
«Иң мөһиме – Бөгелмә муниципаль районы гражданнарының иминлеге һәм тынычлыгы сезнең эшегезгә бәйле. Бу асыл, мәгънәле, бик катлаулы һәм еш кына куркыныч та эш. Барлык эшләүче хезмәткәрләргә, хөрмәтле ветераннарга, гаиләләрегезгә сәламәтлек, уңышлар, иминлек телим. Һәрчак кыю булыгыз, үз һөнәрегезне яратыгыз, аны кадерләгез һәм барлык кыенлыкларга карамастан, ватаныгызга хезмәт итегез!",- диде шәһәр башлыгы.
Алдынгы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә бүләкләр, медальләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чарада «Минем әти-әнием полициядә эшли» дигән балалар рәсем конкурсында катнашучы бүлек хезмәткәрләренең балаларын бүләкләделәр.