Бөгелмәдә федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында, 107 объектта төзелеш эшләре тәмамланган

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Бөгелмә муниципаль районы 2022 елда 15 юнәлеш буенча инженерлык инфраструктурасын төзү, капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыруда катнаша, гомуми сумма - 1,2 млрд.сум.

Ел дәвамында сәламәтлек саклау, мәгариф, авыл хуҗалыгы өлкәләрендәге 107 объектта, спорт объектларында, күпфатирлы йортларда, иҗтимагый киңлекләрдә төзелеш һәм ремонт эшләре башкарылды. Бу хакта бүген Линар Закировка атналык киңәшмә барышында Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов хәбәр итте.

Быел Бөгелмәдә, Никитин урамында, «Татнефть» ГАҖ хезмәткәрләре өчен «ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» НО төзүче тарафыннан күп фатирлы йорт төзелеше башланган. Хәзер бу объектта фундамент салу буенча эшләр бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International