Нефть табуның киләчәктәге үсеше турында

2013 елның 22 июле, дүшәмбе

Бүген ТР Бөгелмә районы Карабаш бистәсенең “Нептун” “Татнефть” ААҖ ял итү базасында нефть саммиты узды. Бу ел саен була торган киңәшмә Татарстанның нефть компанияләре җитәкчеләре белән Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында барды.

      Шулай ук бу эштә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР ведомство һәм министрлык җитәкчеләре, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов, нефтехимия һәм нефть җитештерү компанияләре җитәкчеләре, территориаль идарә итү  федераль ведомствалар, Федерация Советы әгъзалары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм ТР нефтьле район башлыклары катнашты.

      Киңәшмә алдыннан саммитта катнашучылар “Татнефть” ААҖ, “РИТЭК” ААҖ, Казан федераль университетының  “ТНГ-Групп ” белән берлектә оештырылган алдынгы технологияләр күргәзмәсен карадылар.  

     Нефть саммитының көн кадагында беренче яртыеллыкның нәтиҗәләре һәм алда торган бурычлар каралды. Бу турыдагы төп мәгълүматлар «Нефтеконсорциум»  ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев һәм «Татнефть» ААҖ генераль директорының 1 нче урынбасары Наил Ибраһимов чыгышларында ачык чагылды.

      Шулай ук алдагы бердәм үсеш юнәлешләре турында ФГУП Казан филиалы ТР кече нефть компанияләренең “Бөтенрәсәй фәнни-тикшеренү геологик нефть институты” Татарстан нефтенең ҮРК секциясенең Роснедр углеводород чималы буенча җитәкче Нәкыйп Гатиятуллин сөйләде.

     Югары эффектлы технологияләр кертү тәҗрибәсе мисалы белән “СМП-Нефтегаз” ААҖ баш геологы Таһир Нәҗмиев бүлеште.

       “Татнефтеотдача” ААҖ нефть табуны үстерү переспективасы белән НК “Альянс” башкарма вице-президенты Мөгамир Фәйзуллин таныштырды.

                                                                      Әнвәр Маликов, "Татар-информ" 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International