Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе"нә багышланган хәйрия акциясе узды. Яшьләр иҗтимагый оешмасына 17 яшь тулды.
«Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Бөгелмә җирле бүлекчәсенең «Ялкын» приюты коллективы белән дуслыгы һәм хезмәттәшлеге җирле бүлекчәне булдыруның беренче елларыннан, ягъни 2005 елдан башлана. Ел саен яшь гвардиячеләр яз һәм көз айларында приют территориясен төзекләндерү буенча өмәләр үткәрәләр, конкурслар, балалар белән уеннар уздыралар, ТР Дәүләт Советы, «Бердәм Россия» партиясеннән район һәм шәһәр Советлары депутатлары белән берлектә, Яңа ел бүләкләре тапшыралар, бәйрәм көннәрендә бәйрәмнәрдә катнашалар.
Бәйрәм уңаеннан һәр балага Бөгелмәнең яшь гвардиячеләреннән истәлекле бүләк тапшырылды.