Ул республиканың мәктәпкәчә яшьтәге балалары һәм мәгариф учреждениеләре укучылары, шулай ук мөмкинлекләре чикле балалар арасында үткәрелде.
Ул республиканың мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәгариф учреждениеләре укучылары, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында 2 номинациядә үткәрелде: Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр төрләрен, гөмбәләрне, лишайникларны сурәтләү. Конкурста республиканың 522 учреждениесеннән 2170 кеше катнашты.
"Кече" яшь категориясендә (1-4 сыйныфлар) «ТР Кызыл китабына кертелгән хайваннар» номинациясендә икенче урынны Карабашның 2нче мәктәбе укучысы Данияр Җәләев яулады. "ТР Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр һәм гөмбәләр" номинациясендә беренче урынны 7нче гимназия укучысы Элла Синицина алды. «ТР Кызыл китабына кертелгән хайваннар» номинациясендә Бөгелмә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәптән Кира Шокурованың эше тамашачылар симпатиясенә лаек булды.