Бүген иреклеләрне тантаналы озату Бөгелмә хәрби комиссариаты территориясендә – «Хәтер» Сугышчан Дан залында булды.
Ир-атларны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков, шәһәр һәм район хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов, руханилар вәкилләре, туганнары һәм якыннары озатты.
Муниципаль берәмлек җитәкчелегеннән киткәндә һәркемгә беренче кирәк-яраклары булган тактик рюкзаклар тапшырылды.