18 ноябрьдә Бөгелмәдә көчле кар көтелә

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

«Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 18 ноябрьдә Бөгелмә муниципаль районы территориясендә болытлы һава көтелә. Кар, урыны белән көчле кар. Аерым районнарда буран. 

Җил көнчыгыш, көньяк-көнчыгыштан уртача, урыны белән 15-18 метрга кадәр көчле. Төнлә минималь һава температурасы -3..-8˚. Көндез максималь һава температурасы 0..-5˚. Юлларда кар көртләре, урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International