Бөгелмәдә участок полиция хезмәткәрләрен котладылар

2022 елның 18 ноябре, җомга

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең актлар залында участок полиция хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Хәзерге вакытта полициянең участок уполномоченныйлары бүлегендә 36 полиция участок уполномоченные хезмәт итә, алар шәһәрлеләрнең проблемаларын хәл итүдә ярдәм итәргә әзер.

Бүлек җитәкчесе Айнур Камалов хезмәткәрләрне һәм хезмәт ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, аларга сәламәтлек, иминлек һәм һәр башлангычта уңышлар теләде.

Хезмәт вазыйфаларын башкаруга намуслы мөнәсәбәте, югары нәтиҗәләргә ирешүе өчен һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы системасында участок уполномоченныйлары бүлекчәләре оешуга 99 ел тулу уңаеннан, алдынгы хезмәткәрләргә мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International