Линар Закиров Бөгелмә мәктәпләрендә ремонтланган ашханәләрне тикшерде

2022 елның 18 ноябре, җомга

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, әти-әниләр һәм депутатлар белән бергә, мәктәп ашханәләренең сыйфатын тикшерде һәм ремонтка бәя бирде.

2022 елда азык-төлек блокларына капиталь ремонт 5, 1, 3 нче мәктәпләрдә, 7 нче гимназиядә һәм Кече Бөгелмә мәктәбендә башкарылган. Республика бюджеты акчасына ремонт һәм бизәү эшләре башкарылды, яңа кухня җиһазлары сатып алынган. 2023 елда Бөгелмәнең тагын дүрт мәктәбендә азык-төлек блокларын ремонтлау планлаштырыла.

«Монда барысы да үзгәргщн, өйдәге кебек уңайлы мохит. Безнең өчен иң мөһиме - балаларның баланслы кайнар ризык белән тәэмин ителүе һәм үзләрен өйдәге кебек уңайлы хис итүләре», - диде Линар Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International