Ел саен 3 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көн ярдәмгә мохтаҗларны искә төшерү өчен булдырылган.
Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар Декадасы кысаларында, «Бөгелмә РҮХ» ДАССО физик мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан, ел саен чаралар оештыра.
Узган шимбәдә Бөгелмә балалар сырхауханәсендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен табиб-белгечләр тарафыннан медицина тикшерүе оештырылган.
Ләйсән Хисамова, балалар сырхауханәсе мөдире: «Бөгелмә муниципаль районында барлыгы 347 мөмкинлеге чикле бала бар. Табиблар тарафыннан кабул итүне ел саен үткәрәбез. Кирәк булган очракта аларны ешрак үткәрергә тырышачакбыз».
Бу көнне барлыгы 14 бала кардиолог, невролог, офтальмолог, хирург, травматолог-ортопед, педиатр, психолог кебек табиб-белгечләр тарафыннан тикшерелде. Тикшерүләрнең инструменталь төрләре үткәрелде, лаборатор анализлар үткәрелде.