Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров социаль челтәрләрдә әбүнәчеләрне Бөтенроссия хоккей көне белән котлады. Бу бәйрәм 15 ел элек Россия Хоккей федерациясе президенты һәм Бөек капкачы Владислав Третьяк инициативасы белән барлыкка килгән.
«Хоккей сөючеләр өчен иң яраткан вакыт – Кыш! Кышның беренче көнендә барысы да хоккей көнен билгеләп үтә. Без - хоккей. Ел саен без тагын да күбәябез. Хоккейны яратыгыз, ә иң мөһиме – хоккей уйнагыз! Хоккей көне белән!» ,- диелә анда.