Быел беренче тапкыр Бөгелмә поликлиникасында хәйрия акциясе уздырырга карар кылынды. 3 декабрьдә табиб-белгеч инвалидларга медицина тикшерүе оештырды.
Бу көнне физик мөмкинлекләре чикле 20дән артык бөгелмәле комплекслы тикшерелде. Алар барысы да бер көндә берничә тар белгечлек табибларын уза алуларыннан канәгать калдылар. Болар-кардиолог, невролог, офтальмолог, хирург, травматолог, терапевт, гериатр. Шулай ук тикшерүләрнең инструменталь төрләре үткәрелде, лаборатор анализлар үткәрелде.
Хәзер поликлиникада мондый акцияләр даими үткәреләчәк.