ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге хәбәр итүенчә, узган атнада Бөгелмә районында 689 ОРВИ очрагы теркәлгән, узган атнада ОРВИ белән авыручылар 460 очрак булган. Авырулар саны 49,8 процентка арткан. Узган атнада эпидемиологик бусага толерант күрсәткечтән 32,9 % ка артты. Балалар арасында узган атнада авыру 323 очрак тәшкил итте, бу узган атна белән чагыштырганда 35,7% ка югарырак.