Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 28.12.2022 Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында килешү төзелде (алга таба - килешү).
Килешүдә каралганча, 2023 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена 19565 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнә.