Узган атнада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров хәрби хезмәткәрләребезнең урнашу урынына – мобилизацияләнгән сугышчыларга һәм ирекле ярдәмчеләр янына барды.
Тепловизорлар, рация, квадрокоптер, генератор, чылбыр, дарулар, җылы әйберләр, азык – төлек продуктлары, төзелеш кораллары, автомобиль детальләре, яралыларны эвакуацияләү өчен арбалар һәм башка бик күп әйберләр-сугышчыларга кирәк булачак. Һәм, әлбәттә, иң кадерлесе- әниләре һәм хатыннарыннан исемле посылкалар, хатлар.