Бөгелмә муниципаль районында узган атнада күзәтелгән СОVID-19 һәм ОРВИ авырулары турында

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, узган атнада Бөгелмәдә 468 ОРВИ очрагы теркәлгән.

Узган атнада эпидемиологик бусага толерант күрсәткечтән 47,4% ка кимрәк.

Бөгелмәлеләр арасында узган 2 атнада грипп очраклары теркәлмәгән. Узган атнада хастаханәдән тыш пневмониянең 35 очрагы теркәлгән, авырулар саны 2,7% ка кимегән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International