Бөгелмәнең «Дружба» ансамбле «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этабында беренче урынны алды

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Лениногорскида «Созвездие-Йолдызлык» XXIII ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы узды. Аңа үз талантларын күрсәтү өчен Лениногорск, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә, Баулы һәм Азнакай районнарыннан катнашучылар җыелды.

«Дружба» хореография ансамбле (җитәкчесе Елена Вәлиева) Бөгелмәнең «Яшьләр сарае» яшьләр үзәгеннән «Хореография» номинациясендә беренче урынны алды. Коллектив гала-концертта катнашты һәм Казанда узачак «Созвездие-Йолдызлык»-2023 фестиваленең суперфиналында катнашу хокукын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International