Газны куркынычсыз куллану кагыйдәләре турында гади сүз белән

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Газ җиһазларын эксплуатацияләүнең гади, ләкин мөһим кагыйдәләрен искә төшерү.

Көнкүреш газ приборларын файдалануның гади кагыйдәләрен районда яшәүчеләрнең барысының да тагын бер тапкыр исенә төшерә, аларны үтәү бәхетсез очраклардан котылып калырга ярдәм итәчәк:

* газ приборларыннан файдаланганда форточканы ачарга онытмагыз;

* газ колонкасын һәм АОГВны кабызыр алдыннан тарту көчен тикшерегез;

* газда эшләүче җылыту мичен кабызыр алдыннан юшкәне (капкачны) ачыгыз һәм тарту көчен тикшерегез;

* кабызылган газ җиһазларын ка­рау­чысыз калдырмагыз (тиешле хәвеф­сезлек автоматикасы булган һәм туктаусыз эшләүгә исәпләнгән­нәреннән башка);

* газ җиһазларына балаларны һәм файдалану кагыйдәләрен белмәгән кешеләрне якын җибәрмәгез;

* газ куллануны туктаткач, приборлардагы һәм алар алдындагы краннарны ябыгыз;

* газ килү кинәт туктаган очракта, кичекмәстән краннарны ябыгыз һәм “04” телефоны буенча авария-диспетчер хезмәтенә хәбәр итегез;

* газ исе барлыкка килгәндә яисә газ саркып чыкканда, ишек һәм форточкаларны ачып, кичекмәстән бинаны җил­ләтергә, газ приборларыннан фай­­­да­­лануны туктатырга, электр приборларын кабызмаска, телефон һәм электр звоногын кулланмаска, газ чыкмаган урыннан “04” телефоны буенча авария-диспетчер хезмәтен чакыртырга кирәк;

* газ җиһазларын чиста һәм төзек тотыгыз;

* барлык төзексезлекләрне газ җиһазын техник хезмәтләндерүгә аның белән килешү төзелгән махсуслашкан оешма гына бетерергә тиеш;

* фатир планировкасын үзгәрткән­дә, күчерелми торган мебель һәм көнкүреш техникасы урнаштырганда, газ җи­һазларын күчереп куйганда газүт­кәргечләргә һәм газ җиһазларына керү юлын ябу, газүткәргечләрне гипс-картон стена яисә мебель артына яшерү КАТГЫЙ РӘВЕШТӘ РӨХСӘТ ИТЕЛМИ!

* кышкы айларда аларның туңуын һәм тыгылуын булдырмау максатыннан, торба башларын әледән-әле тикшереп торыгыз;

* төтенлекләрне һәм җилләтү каналларын үз белдегең белән ремонтлау, үзгәртеп ясау һәм ялгап озынайту рөхсәт ителми.

Бина эчендә газ исе барлыкка килгәндә:

­– газ приборларыннан файдалануны кичекмәстән туктатырга;
– приборлардагы һәм алар янындагы краннарны ябарга;
– кичекмәстән бинаны җилләтергә;
– ут кабызмаска, тәмәке тартмаска, электр утын һәм электр приборларын кабызмаска, электр звонокларын кулланмаска;
– “04” телефоны буенча авария хезмәтен чакыртырга (газ чыкмаган җирдән).

Үз белдегегез белән өйгә (фатирга) газ үткәрмәгез, газ җиһазын күчереп кую, кабызу һәм ремонтлауны башкармагыз. Мондый төр эшләр махсуслашкан оешма тарафыннан гына башкарыла ала!

Газ плитәләрен биналарны җылыту өчен файдаланмагыз.

Газ приборлары урнаштырылган биналарны йокы һәм ял итү өчен файдаланмагыз.

Сыекландырылган газ баллоннарын фатир, подвал, гараж, балкон һәм лоджияләрдә сакламагыз!
Газ белән тәэмин итү системасы (газүткәргечләр, ябу җайланмалары, газ җиһазлары) бөтенлегенә һәм эшенә чит кешеләрнең катышуын күрсәгез, кичекмәстән “04” телефоны буенча авария-диспетчер хезмәтенә, кесә телефоныннан “112” номерына һәм “02” телефоны буенча полициягә хәбәр итегез.

Газ җиһазларын һәм төтен юлларын, җилләтү каналларын техник хезмәт­ләндерүгә килешүне махсуслашкан оешма белән генә төзегез!

Исегездә тотыгыз! Көн­күрештә газдан хәвефсез файдалану кагыйдәләрен катгый үтәп, Сез үзе­гезнең генә түгел, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның да хәвефсезлеген тәэмин итәсез.

Газ белән эш иткәндә игътибарлы булыгыз! Сезнең онытучанлыгыгыз, игътибарсызлыгыгыз сезгә, якыннарыгызга һәм күршеләрегезгә зыян салырга мөмкин. Газ приборларыннан дөрес файдалану һәм газдан файдалану кагыйдәләрен белү генә сезгә бәхетсез очракларны булдырмаска ярдәм итәчәк.
 

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International