10 марттан 10 апрельгә кадәр Бөгелмәдә тимер юл кичүләрендә җәмәгатьчелек игътибарын куркынычсызлыкка җәлеп итү максатыннан, "Игътибар, тимер юл аша чыгу урыны!" куркынычсызлык айлыгы үтә.
"Бөгелмә муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе автотранспорт йөртүчеләрен юл кичүләрен кичкәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра", - дип искәртте комиссия рәисе Артур Гершиков.